Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда имтихан тапшыручыларның күбесе профильле математика фәнен сайлаган
Быел үз көчләрен югары уку йортларына керергә теләүчеләр генә сыный.
(Казан, 29 июнь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Башка елларда рус теле һәм база дәрәҗәдәге математикадан имтиханнар тапшырмыйча, аттестат бирелми иде. Агымдагы елда пандемия аркасында аттестатларны мәктәп билгеләре нәтиҗәсендә тапшырдылар. Шунлыктан быел база дәрәҗәдәге математикадан БДИ тапшырасы юк. Техник белем алыр өчен югары уку йортларына керергә теләүчеләр генә профильле математикадан имтихан бирә. Быел аларның саны 10356 тәшкил итә. Бу хакта географиядән сынау имтиханы вакытында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова хәбәр итте.
Имтихан бирүчеләр арасында беренче урында - рус телен тапшыручылар (17484 укучы), икенче урында - профильле математика (10356 укучы), өченче урында - җәмгыять белеме (7000 укучы), дүртенче урында - физика (4197 укучы), бишенче урында — биология (3589 укучы).Мәгълүматтан күренгәнчә, быел татарстанлылар төгәл фәннәргә өстенлек биргән. Инглиз теленнән имтиханны 2358 кеше, алман теленнән — 32, француз теленнән — 23, кытай теленнән — 2, испан теленнән — 1 кеше тапшыра.
Башка еллардан аермалы буларак, быел минималь балл җыя алмаганнар имтиханны кабат тапшыра алмаячак. Август аенда өстәмә көннәрдә бары тик документ нигезендә расланган җитди сәбәпләр аркасында килмәүчеләр һәм апелляцияләре кәнәгатьләндерелгәннәр генә имтиханда катнаша ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз