news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бердәм дәүләт имтиханнарына старт бирелде

Бүген Россиядә география фәненнән сынау рәвешендә узган имтиханнан БДИның төп дулкыны башланды.

Татарстанда бердәм дәүләт имтиханнарына старт бирелде
Салават Камалетдинов

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бүген Татарстанның һәр районында география фәненнән сынау рәвешендә бердәм дәүләт имтиханы оештырылды. ТР Премьер-министр урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Казанның 87нче урта мәктәбендә сынау имтиханының барышын шәхсән үзе тикшерде.

Сынау имтиханы быел беренче мәртәбә балалардан башка гына уздырыла. Чынлыкта, бу эш экспертлар һәм оештыручылар өчен мөһим. Чара мәктәпләрдә БДИ үткәрү өчен барысы да әзерме, эпидемиологик куркынычсызлык чаралары үтәләме, биремнәрне тапшыру технологиясе ничек эшли, һәм башка оештыру эшләрен тикшерү өчен кирәк.

Быел Татарстанда имтиханнар 83 пунктта кабул ителәчәк. Бинага кергәндә медицина хезмәткәрләре барлык катнашучыларның һәм оештыручыларның контактсыз гына тән температураларын үлчәячәк. Катнашучылар арасында ераклык 1,5 метрдан ким булмаска тиеш, парта артында утыру зигзаг формасында булачак. Имтихан бирү бүлмәләре дезинфекцияләүче чаралар белән эшкәртелеп, җилләтеләчәк.

«Шәхси саклану чараларына килгәндә, имтихан бирү бүлмәсенә кергәч, битлекләрне салырга рөхсәт ителәчәк. Оештыручылар, укытучылар шәхси саклану чараларыннан булачак», — дип хәбәр итте Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100