news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда барлык сайлаучыларның 78,78 проценты тавыш биргән

Шулар арасында үз өендә 76 мең 950 сайлаучы (2,6 процент), йорт ишегалларында 307 мең 270 кеше (10,4 процент) тавыш биргән

Татарстанда барлык сайлаучыларның 78,78 проценты тавыш биргән
Михаил Захаров

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда барлык сайлаучыларның 78,78 проценты тавыш биргән. Бу 2 млн 945 мең 34 кеше сайлауга килгән дигән сүз.  Бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Шулар арасында үз өендә 76 мең 950 сайлаучы (2,6 процент), йорт ишегалларында 307 мең 270 кеше (10,4 процент) тавыш биргән», — диде ул.  Андрей Кондратьев сайлаучыларның мобиль автобусларның уңайлылыгын билгеләп узганын әйтте. 

«Барлык 65 территориаль, 2807 участок комиссияләре тавышлар саны буенча нәтиҗәләрен җибәрде», — диде Андрей Кондратьев.

  • Сайлаучыларның 83,28 проценты Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш бирде, дип язган идек.
news_right_1
news_right_2
news_bot