news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сайлаучыларның 83,28 проценты Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш бирде

Татарстанда барлык сайлаучыларның 78,78 проценты сайлауга килгән.

Сайлаучыларның  83,28 проценты Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш бирде
Владимир Васильев

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның участок сайлау комиссияләрендә протоколларны тикшерү нәтиҗәләре буенча, республиканың хәзерге Президенты Рөстәм Миңнеханов өчен барлык сайлаучыларның 83,28 проценты (1 млн 930 мең 416 мең кеше) тавыш биргән. Бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Гадел Россия» партиясе вәкиле Альмир Михеев 4,87 процент (114 мең 269 кеше) тавыш белән икенче урында. «Россия коммунистлары» партиясеннән кандидат Альфред Вәлиев 4,64 (107 мең 460 сайлаучы) процент тавыш җыйган.

«Роста» партиясе» кандидаты Олег Коробченко 3, 58 (82 мең 920 сайлаучы) процент тавыш җыеп, дүртенче урынга чыккан. ЛДПР вәкиле Владимир Сурчилов өчен 65 мең 931 (2,84 процент) тавыш җыелган.

«Татарстанда барлык сайлаучыларның 78,78 проценты тавыш биргән. Барлык 65 территориаль, 2807 участок комиссияләре нәтиҗәләрен җибәрде», — диде Андрей Кондратьев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100