Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда бөртеклеләрне урып-җыю тәмамлану алдында
ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шулай дип белдерде.
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда кукуруздан тыш, бөртеклеләрне урып-җыю төгәлләнде диярлек. Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Президентының рәсми сайты хәбәр итә.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә хуҗалыкларда кукуруз ургычлары куелган 150 ашлык суктыру комбайны бар һәм аларны нәтиҗәле файдалану мөһим.
Икенче мөһим тема – киләсе ел уңышына нигез салу.
Моннан тыш, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры сүзләренчә, төп бурычларның берсе – туңга сөрү буенча максималь җитештерүчәнлеккә ирешү.
Марат Әхмәтов терлекчелек тармагындагы эш нәтиҗәләренә дә тукталды. Быелның 8 аенда 18 районда узган ел белән чагыштырганда сөт җитештерү кимегән.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тискәре динамика күзәтелгән районнарда сөт җитештерүгә зуррак игътибар бирергә чакырды. Аның сүзләренчә, терлекчелек – вәзгыятьне тиз арада үзгәртү мөмкин булмаган тармак, биредә системалы эш таләп ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз