news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бәрәңге уңышының яртысы җыеп алынган

Республикада халыкны бәрәңге һәм яшелчәләр белән тәэмин итү буенча проблемалар көтелми, диде Марат Әхмәтов.

(Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстанда бәрәңге уңышының яртысына якыны җыеп алынган. Бу барлык басуларның 46 проценты. 77 мең тонна бәрәңге җыелган. Әлеге мәгълүматны Республиканың Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Вице-премьер – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада шикәр чөгендерен җыю дәвам итә. Әлеге культура 19 мең гектарда, ягъни 30 проценты җыелган. Уңыш күләме узган ел белән чагыштырганда кимегән. Былтыр бер гектардан 372 центнер булса, быел 351 центнер булган.

Министр сүзләренчә, Татарстанның шикәр заводларына 388 мең тонна чөгендер тапшырылган. Буа, Зәй һәм Нурлат заводлары әзерләүгә керешкән һәм бер тәүлеккә 16 мең тонна чөгендер эшкәртүгә ирешкән.

32,6 мең тонна шикәр комы җитештерелгән. Шикәрнең чыгышы 1,3 процентка арткан. Бу сан узган ел белән чыгыштырганда 14,2 процент тәшкил итә, диде министр.

Республикада халыкны бәрәңге һәм яшелчәләр белән тәэмин итү буенча проблемалар көтелми, диде Марат Әхмәтов.

Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100