news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бәрәңге бәясе үзгәрмәгән

Техник культураларның бәясе, узган ел белән чагыштырганда, артык та, ким дә түгел, диде Илдус Габдрахманов.

(Казан, 18 сентябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Республикада техник культураларның, шул исәптән бәрәңгенең бәясе узган елгы белән бер чама. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында билгеле булды.

“Бүген рапсны май сыгу комбинаты 21-22 сумнан кабул итә. Көнбагышның бәясе берникадәр кыйммәтрәк булачак. Бәрәңгегә килгәндә, узган атнада башланган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә аның килосы 12 сумнан куелды. Бу узган ел белән чагыштырганда, артык та, ким дә түгел”, - диде авыл хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Габдрахманов.

news_right_1
news_right_2
news_bot