news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда авариядә Яшел Үзән районы башлыгы ярдәмчесе һәлак булган

Татарстанда авариядә Яшел Үзән районы башлыгы ярдәмчесе һәлак булган
Фото: © "Татар-информ"

Кичә кич белән Татарстанда авариядә Яшел Үзән районы башлыгы ярдәмчесе Дамир Низамов һәлак булган. Бу турыда район башлыгы Михаил Афанасьев телеграм-каналында хәбәр итте.

«Яшел Үзән районы башлыгы ярдәмчесе Низамов Дамир Гайсовичның гомере юл һәлакәтендә фаҗигале өзелде. Ул җаваплы хезмәткәр, чын патриот, безнең дустыбыз һәм иптәшебез иде», диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100