news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзән янындагы юлда авариядә өч кеше үлгән

Яшел Үзән янындагы юлда авариядә өч кеше үлгән
Фото: © "Татар-информ"

Кичә кич белән Йошкар-Ола-Яшел Үзән-Казан трассасының 115нче километрында авариядә 3 кеше һәлак булган. Фаҗига Казанга таба хәрәкәт ягында килеп чыккан. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итте.

Hyundai йөртүчесе юл кырыенда парковкада торган «Лада Гранта»га, аннары юл билгесенә бәрелә. Hyundai йөртүчесе һәм пассажиры, «Лада» йөртүчесе һәлак була.

Тикшерү эшләр бара, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot