news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда АУЕ* активистларына Россиядә беренче җинаять эше кузгатылган

Ун эпизодтан артык булган эшләрнең детальләре әлегә игълан ителми.

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Россиядә АУЕ* активистларына карата беренче җинаять эше Татарстанда кузгатылган. Бу хакта «Татар-информ»га хокук саклау органнарындагы чыганактан билгеле булды.

Хәзерге вакытта җинаять эше буенча Чаллыда яшәүче 15 яшүсмер уза, алар унбиш яшьтән алып унтугыз яшькә кадәр булган кешеләр. Аларны төркемләп һәм көч кулланып кылынган талауларда гаеплиләр. Моннан тыш, яшүсмерләрнең кайберләре социаль челтәрдәге битләрендә нацистлар свастикасы урнаштырган.

Эшләр узган елның көз азагында —кыш башында кузгатылган. Кайбер мәгълүматларга караганда, бу шау-шулы эш буенча хөкем карарлары быел ел азагында булыр дип көтелә.

Ун эпизодтан артык булган эшләрнең детальләре әлегә игълан ителми.

Кичә агентлык хәбәр иткәнчә, Россия Югары суды АУЕ* иҗтимагый хәрәкәтен экстремистик дип таныды.

* Россиядә эшчәнлек тыелган экстремистик оешма.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100