news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә АУЕ* хәрәкәте экстремистик дип табылды

Россия Югары суды утырышы ябык режимда узды.

Россиядә АУЕ* хәрәкәте экстремистик дип табылды
архив/Рамиль Гали

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Россия Югары суды бүген АУЕ* халыкара иҗтимагый хәрәкәтен («Арестантский уклад един»* яки «Арестантское уголовное единство»*) экстремистик дип таныды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Суд утырышы ябык режимда узды. Хәзер кем үзен АУЕ* хәрәкәтендә дип саный, андый кешеләр экстремизм маддәсенә эләгә.

«РФ Генераль прокурорының административ дәгъва белдерүен канәгатьләндерергә һәм АУЕ* хәрәкәтен экстремистик оешма дип танырга һәм аны РФ территориясендә тыярга», - дип укыды карарны Югары судның бер хөкемдары.

Генераль прокуратурада аңлатуларынча, хәрәкәттә катнашучылар, шул исәптән яшүсмерләр дә, башка гражданнарның, җәмгыятьнең һәм дәүләтнең сәламәтлегенә һәм тормышына чын куркыныч тудыра. АУЕ* хәрәкәтен экстремистлык дип тану үсеп килүче буын мәнфәгатьләрен нәтиҗәлерәк якларга һәм «җәмгыятьне савыктыруга ярдәм итәргә» булышачак.

*Россиядә тыелган экстремистик оешма. 

news_right_1
news_right_2
news_bot