news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда атна эчендә ОРВИ аркасында карантинга ябылган сыйныфлар саны кимеде

Хәзер республикада Казан мәктәпләрендә 20 сыйныф кына карантинга ябылган.

Татарстанда атна эчендә ОРВИ аркасында карантинга ябылган сыйныфлар саны кимеде

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда атна эчендә мәктәпләрдә ОРВИ аркасында карантинга ябылган сыйныфлар саны кимеде. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова хәбәр итте.

Министрлыкның матбугат хезмәте җитәкчесе хәзерге вакытта ОРВИ белән авыручылар саны сезонлы арту сәбәпле, Казанның 15 мәктәбендә 20 сыйныф карантинга ябылганлыгын әйтте.

«Узган атна белән чагыштырганда бездә кимү бара. 26 сентябрьгә республикада 32 сыйныф ябылган иде, хәзер Казан мәктәпләрендә 20 сыйныф кына карантинда, — дип өстәде ул. — Динамика уңай һәм Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, ул сезонлы авырулар кысаларыннан чыкмый».

Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда карантинга тулысынча ябылган мәктәпләр булмавын хәбәр иткән иде

news_right_1
news_right_2
news_bot