news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ОРВИ аркасында 15 мәктәптә 20 сыйныфны карантинга япканнар

Республикада карантинга тулысынча ябылган мәктәпләр юк.

Татарстанда ОРВИ аркасында 15 мәктәптә 20 сыйныфны карантинга япканнар
Салават Камалетдинов

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыручыларның артуы сәбәпле 15 мәктәптә 20 сыйныфны карантинга япканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова хәбәр итте.

«Нигездә, бу Казанга туры килә. Баулы һәм Чаллыда берешәр сыйныф карантинда», — диде ведомствоның матбугат хезмәте җитәкчесе.

Шул ук вакытта, Алсу Мөхәммәтова Татарстанда карантинга тулысынча ябылган мәктәпләр булмавын искәртте. «Көн саен вазгыятькә мониторинг үткәрәбез, грипп һәм ОРВИ белән авыру сәбәпле ничә бала һәм сыйныфның дистанцион белем алуга күчүен күзәтәбез, — дип өстәде ул. — Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) мәгълүматларыннан күренгәнчә, динамика сизелерлек түгел һәм ул сезонлы авырулар кысасыннан чыкмый».

Ул шулай ук алга таба вазгыятьнең уңай якка үзгәрәчәгенә һәм мәктәп укучыларының көзге каникуллары гадәти режимда (2-8 ноябрь) узачагына ышаныч белдерде.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Россия мәгариф министры Сергей Кравцов яз айларындагы кебек массакүләм төстә дистанцион белем алуга күчү планлаштырылмавы хакында белдергән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100