news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда аномаль салкыннар киләсе атнада да дәвам итәчәк

Татарстанда аномаль салкыннар киләсе атнада да дәвам итәчәк
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстанда урнашкан аномаль салкын һава торышы киләсе атнада да дәвам итәчәк. Республиканың Гидрометеорология үзәге биргән беренчел фараз шул хакта сөйли.

Исегезгә төшерәбез, республикада көчле салкыннар аркасында якын көннәрдә шторм кисәтүе игълан ителде. Мәсәлән, бүген, 9 декабрьдә, төнлә һәм иртән термометр баганалары -30дан -35кә кадәр, ә көнчыгыш районнарда -40 градуска кадәр күрсәтте. Көндез -21 градустан -26 градуска кадәр, төньяк һәм көнчыгыш районнарда -30 градуска кадәр суык көтелә. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.

10 декабрьгә явым-төшемнәрсез аз болытлы һава торышы фаразлана, җил аз. Төнлә -25тән -30га кадәр, урыны белән -35 градуска кадәр, ә төньякта һәм көнчыгышта -40ка кадәр суык көтелә. Көндезге сәгатьләрдә -20..-25 градус, төньякта -30га кадәр фаразлана.

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәгенең алдан фаразлавына караганда, киләсе атна башында, 11-12 декабрьдә, һава торышында җитди үзгәрешләр көтелми — салкын антициклон йогынтысы сакланачак. Төнлә һәм иртән температура -25..-30 градус чигендә фаразлана, урыны белән -32..-37 гә кадәр, көндез — -22..-27 градус», — диелә синоптиклар хәбәрендә.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, Татарстанда мондый түбән температура 2022, 2009 һәм 2012 елларда декабрьнең беренче һәм икенче декадаларында теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100