Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда аеруча кыйммәтле авыл хуҗалыгы җирләре исемлеге расланды
Аларны, федераль законнарда каралган очраклардан тыш, башка максатларда куллану рөхсәт ителми.
(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан территориясендә авыл хуҗалыгының аеруча продуктив җирләре исемлеге расланды. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетының 2016 елның 23 декабрендә 3056-р номерлы тиешле күрсәтмәсе кабул ителде, дип хәбәр итә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Исемлеккә фәнни оешмаларның һәм югары уку йортларының тәҗрибә-җитештерү бүлекчәләренең авыл хуҗалыгы файдалануындагы җирләре, кадастр бәясе муниципаль район буенча кадастр хакыннан 50 процентка һәм аннан күбрәккә артыграк булган авыл хуҗалыгы җирләре, ягъни сынаулар үткәрү, селекция казанышларын саклау һәм куллану өчен билгеләнгән җирләр, стационар су сиптерү системалары белән ясалма сугарыла торган авыл хуҗалыгы җирләре һәм ябык киптерү системалары белән ясалма киптерелә торган җирләр кертелде.
Белгечләр кисәтүенчә, аеруча кыйммәтле авыл хуҗалыгы җирләрен, федераль законнарда каралган очраклардан тыш, башка максатларда куллану рөхсәт ителми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз