news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 9 сыйныф укучылары арасында иң популяр сайланма имтиханнар аталды

9 сыйныфны тәмамлаучыларда Төп дәүләт имтиханының сайланма фәннәре арасында информатика, география һәм җәмгыять белеме иң популяры булган. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте.

«Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы укучыларның 48,2 проценты информатикага, 46,7 проценты географиягә һәм 38 проценты җәмгыять белеменә өстенлек биргән. Шул ук вакытта, 2024 ел белән чагыштырганда, физика, география һәм биология фәннәрен сайлаучылар арткан», – дип сөйләде министр.

Аның сүзләренчә, сайланма фән буларак туган телне 5,7 меңнән артык укучы тапшырачак. Бу узган елдагыга караганда 1,8 меңгә артыграк.

9 сыйныфлар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенә дүрт имтихан керә: рус теле, математика һәм укучы сайлавы буенча ике фән. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар бары тик рус теле һәм математика гына тапшыра ала, диде Илсур Һадиуллин.

ОГЭны вакытыннан алда бирү 22 апрельдә башланып 17 майга кадәр дәвам итә, ә төп чоры 21 майдан 2 июльгә кадәр һәм өстәмә чор – 2 – 23 сентябрьдә була. Вакытыннан алда имтихан бирүгә Казаннан һәм Чаллыдан 9 сыйныфны тәмамлаучы дүрт укучы гариза биргән.

Бу уку елында Татарстанда 45,4 меңнән артык 9 сыйныф укучысы ОГЭ тапшыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100