Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан мәгариф министры Бердәм дәүләт имтиханындагы яңалыклар турында сөйләде
Быел югары уку йортларына профильле белгечлекләргә керәчәк абитуриентлар беренче тапкыр тиешле фәннәрдән имтихан тапшыра. Ягъни, имтихан фәне әзерлек юнәлешенә туры киләчәк. Бу хакта республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтте.
«Әгәр элек инженерия белгечлекләрен сайлаганда, абитуриентлар мәҗбүри рәвештә җәмгыять белеме тапшырса, хәзер исә химия яки физика тапшырачак. Әгәр химик буласың килә икән, химияне белергә кирәк була. Физик буласың килә икән, физиканы белергә тиешсең. Быел болай катгыйландыру бик җитди, ә бер елдан соң тагын да катгыйрак булачак», – дип сөйләде мәгариф һәм фән министры.
Илсур Һадиуллин сүзләренчә, 11 сыйныфны тәмамлаучыларга аттестат алу өчен рус теленнән һәм математикадан Бердәм дәүләт имтиханы яки дәүләт чыгарылыш имтиханы тапшырырга кирәк була.
«Югары уку йортына барлык белгечләргә һәм юнәлешләргә рус теленнән БДИ тапшырырга кирәк – бу беренче номерлы кереш имтихан», – диде ул.
Мәгариф министры сүзләренчә, югары уку йортына керү өчен профиль дәрәҗәдәге математика буенча БДИ нәтиҗәләре исәпкә алына.
«База математикасы кереш имтихан булып саналмый», – диде ул.
Максатчан юнәлештә укырга керүчеләр өчен быел шәхси казанышлар өчен баллар саны арттырылган. Максатчан укыту заказчылары үткәргән профориентация чаралары өчен өстәмә биш баллны да кертеп, 15 баллга кадәр алырга мөмкин.
Математика һәм тарих буенча БДИ балларының минималь санына кагылышлы тагын бер яңалык бар. Югары уку йортына керү өчен алар 39дан 40ка кадәр күтәрелде, дип өстәде министр.
«Чыгарылыш укучысына аттестат алу өчен рус теле буенча БДИдан 24 һәм профиль дәрәҗәдәге математика буенча 27 балл җыярга кирәк. Әмма дәүләт югары уку йортына документлар тапшыру өчен бу баллар җитәрлек түгел – рус теле һәм профильле математика буенча кимендә 40 балл булырга тиеш», - диде Илсур Һадиуллин.
Бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшыру 21 мартта башланды һәм 21 апрельгә кадәр дәвам итә. Анда быел 33 чыгарылыш укучысы һәм колледжлар тәмамлаучы катнаша. БДИның төп чоры 23 майдан 11 июньгә кадәр бара.
Узган елдагы кебек үк, быелгы чыгарылыш укучылары нәтиҗәләрне яхшырту өчен БДИдагы бер фәнне 3 һәм 4 июльдә киредән тапшыра алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз