news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 5 миллион тонна ашлык җыелды

Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов сүзләренчә, республика игенчеләре бу нәтиҗәгә бик озак килде.

(Казан, 25 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстанда 5 миллион тонна ашлык җыелды. Бу хакта бүген Татарстан  Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде, дип хәбәр итә идарә тармагы матбугат хезмәте.

“Без бу нәтиҗәгә озак килдек, – дип билгеләп үтте министр. – Әлеге күрсәткечкә ирешү агротехник чаралар комплексын сыйфатлы итеп үз вакытында үткәрү һәм, билгеле инде, авыл хезмәтчәннәренең ныклы тырышлыгы нәтиҗәсендә ирешелде".

Марат Әхмәтов сүзләренчә, хәзер шикәр чөгендере, бәрәңге алу өчен бик кулай вакыт. Ул Зәй районы игенчеләренең бөртеккә кукуруз уруга керешкәнлекләрен дә җиткерде.

Районнарда урып-җыю төгәлләнде. Иң күп уңыш Буа районында – гектарыннан уртача 37 центнер белән алар 200,9 мең тонна ашлык җыеп алганнар. Зәйдә 190,1 мең тонна – гектарыннан уртача 49,9 центнер; Сарманда – 189,3 мең тонна (гектарыннан уртача 44,4 центнер) уңыш лынган.

Татарстанда 28 мең гектардан 1 миллион 67,7 мең тонна шикәр чөгендере җыелган. Бу планда каралган мәйданның 38 проценты дигән сүз. Татарстанда 4 мең гектар мәйданнан (65 процент) 85,1 мең тонна бәрәңге алынган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100