news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 4,2 миллион тоннага якын ашлык суктырылган

Уңыш гектарыннан уртача 29,9 центнер тәшкил итә.

Татарстанда 4,2 миллион тоннага якын ашлык суктырылган
Архив

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда урып-җыю эшләре башланганнан алып 4,2 миллион тоннага якын ашлык суктырылган, уңыш гектарыннан уртача 29,9 центнер тәшкил итә. Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шул хакта хәбәр итте.

Татарстанның барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Республикада сезонлы кыр эшләренең барышы хакында сөйләгәндә, Марат Әхмәтов уңайлы һава шартлары бу атнада бөртеклеләрне шактый зур мәйданда урып-җыярга мөмкинлек бирүен искәртте. Республикада әлеге культураларны (бөртеккә дигән кукурузны исәпкә алмыйча) тагын 15 мең гектардан җыеп аласы калган. Бу бөртеклеләр биләгән мәйданнарның 1 проценты (1 миллион 420,9 мең гектар) дигән сүз.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, 13 сентябрьгә республикада 4 миллион 165 мең тонна ашлык суктырылган. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 523,7 мең тоннага артыграк.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100