news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстанда 2924,3 мең тонна сенаж һәм 489,1 мең тонна печән әзерләнгән
Иң зур күрсәткеч Сарман муниципаль районында, биредә бер башка 29,5 центнер азык берәмлеге туры килә.
Скопировать ссылку
(Казан, 31 июль, "Татар-информ"). Татарстанның авыл хуҗалыгы оешмаларында терлек азыгы хәзерләү дәвам итә. Республика буенча бүгенге көнгә 2924,3 мең тонна сенаж һәм 489,1 мең тонна печән әзерләнгән. Бу – 1119,2 мең тонна азык берәмлеге, ягъни шартлыча бер баш терлеккә 19 центнер азык туры килә, дип хәбәр итә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Иң зур күрсәткеч Сарман муниципаль районында – бер башка 29,5 ц. Зәй районында – бер башка 23,7 ц. азык берәмлеге, Актаныш районында – 21,3 ц., Азнакай, Яңа Чишмә, Тәтеш һәм Чирмешән муниципаль районнарында – бер баш терлеккә 21,1әр центнер азык берәмлеге хәзерләнгән. Иң түбән күрсәткеч Яшел Үзән муниципаль районында. Монда бер баш хайванга нибары 11,6 центнер азык берәмлеге туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot