news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 26 мең чамасы кешене тузган торактан күчерергә кирәк

Лилия Галимова сүзләренчә, авария хәлендәге торактан күчерү буенча яңа программаның инициаторы - дәүләт.

(Казан, 23 август, «Татар-информ», Арсений Маврин). 2019 елның беренче гыйнварыннан бөтен Россия буенча халыкның торак шартларын яхшырту буенча илкүләм яңа программа үз көченә керә. Татарстанда гына да тузган тораклардан 26 мең чамасы кешене күчерергә кирәк.

Республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин игълан иткән яңа проект – зур федераль проектның бер өлеше. Бу турыда бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында брифингта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова хәбәр итте.

«Бу Татарстан тәкъдиме түгел. 7 майда, инаугурация көнендә, дәүләт башлыгы Владимир Путин юнәлешләр исемлеге кертелгән илкүләм проектны 2024 елга кадәр гамәлгә ашыру турында боерык имзалады. Документның төп юнәлешләрендә кешеләр өчен яшәү шартларын яхшырту да күрсәтелгән», — диде Галимова.

Проект буенча, илдә ел саен 5 миллион чамасы гаиләнең яшәү шартларын яхшырту планлаштырыла. Авария хәлендәге торак йортларны киметүгә басым ясалачак.

«Дәүләт башлыгы ил җитәкчелеге алдына куйган бурычлардан, РФ Хөкүмәте закон проекты әзерләгән. Бу гамәлдәге 185 нче Федераль Законга үзгәрешләр кертү түгел, авария хәлендәге торакларны бетерү һәм кешеләрне күчерү мәсьәләсен системалы хәл итәчәк аерым закон», — дип ачыклык кертте Казан Кремленең рәсми вәкиле.

«Әлегә бу кабул ителгән закон түгел, ә закон проекты гына. Ул закон проектында муниципаль милек булмаса, дәүләтнең кешеләрне күчерүдә катнашуы күзаллана. Әгәр ул шәхси милек булса, авария хәлендәге торакка бәя бирелә һәм социаль ярдәм чаралары билгеләнә», — диде Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары.

Татарстанда бу юнәлештә эшләр җайга салынган. Вариантлар күп: компенсация түләү, аварияле торактан күчүчеләрне социаль ипотека программасына кертү, әгәр кешеләр ниндидер сәбәпләр аракасында ипотека программасыннан кулланырга теләми икән, арендага бирелә торган торакка күчү мөмкинеге бар, диде Лилия Галимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100