ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Ирек Фәйзуллин авария хәлендәге торактан күчерү буенча яңа программа булачагын әйтте

20 август 2018, 09:23 , Фото: архив/Рамиль Гали

Ирек Фәйзуллин авария хәлендәге торактан күчерү буенча яңа программа булачагын әйтте Программаның моннан алдагы версиясе авария хәлендәге торакның бер квадрат метрын 11 мең сумга сатып алу һәм социаль ипотекада катнашуны күздә тота.

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин авария хәлендәге торактан күчерүгә бәйле яңа программаны игълан итте. Бу хакта «Татарстан-24» телеканалы порталында хәбәр ителә.

Бүгенге көндә республикада авария хәлендәге 25 мең квадрат метр торак бар. Ирек Фәйзуллин тузган торактан күченүгә мохтаҗ кешеләрнең санын билгеләргә йөкләмә бирде.

Яңа программа рәсми төстә кабул ителгәнчегә кадәр, аның нечкәлекләре хакында хәбәр ителми.

Программаның моннан алдагы версиясе авария хәлендәге торакның бер квадрат метрын 11 мең сумга сатып алу һәм социаль ипотекада катнашуны күздә тота иде. Әмма аннан барлык мохтаҗлар да файдалана алмады. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10