Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда 250 мең тонна печән һәм 1,2 миллион тонна сенаж әзерләнгән
Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә терлек азыгы әзерләү һәм басуларны эшкәртү буенча эшләрнең барышы хакында сөйләде.
(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Бүген ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә терлек азыгы әзерләү һәм басуларны эшкәртү буенча эшләрнең барышы хакында сөйләде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Аның эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Министр хәбәр иткәнчә, күп кенә авыл хуҗалыгы берләшмәләре күпьеллык үләннәрнең беренче катын чабуны төгәлләгән инде. Бүгенге көндә 250 мең тонна печән һәм 1,2 миллион тонна сенаж – 470 мең тонна азык берәмлеге әзерләнгән. Бу бер шартлы терлеккә 9 центнер азык берәмлеге дигән сүз.
«Бездә 3 районда 100 гектар авыл җиренә 40 баштан артык терлек туры килә. Бу – Балтач, Әтнә һәм Саба районнары. Әлеге районнарда эш бик яхшы оештырылган. Бу җәһәттән Актаныш, Кукмара, Арча, Теләче, Ютазы районнары хуҗалыкларын да билгеләп үтәргә мөмкин», - дип искәртте Марат Әхмәтов.
Министр кырларны эшкәртү темасына аерым тукталды. Оператив мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә 274 мең гектарда җир эшкәртелгән. Бу фаразланган күрсәткечнең 80 проценты дигән сүз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз