Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 2018 елгы чәчү кампаниясе апрельнең икенче яртысында башланачак
Техника 1 апрельгә әзер булырга тиеш, диде авыл хуҗалыгы министры.
(Казан, 24 март, “Татар-информ”). Татарстан Республикасында 2018 елгы чәчү кампаниясендә 11 мең трактор, 6 мең чәчкеч, 5 меңнән арытк культиватор, 600 дән артык чәчү комплексы катнашачак. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Бу хакта Республика Хөкүмәте рәсми сайтында хәбәр ителә.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән бергә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алейсей Песошин үткәргән.
Авыл хуҗалыгы министры тармакта техник әзерлек мәсьәләләренә тукталды. Техника 1 апрельгә кадәр әзер булырга тиеш, һәм республикада чәчү агрегатларын ике атна эчендә әзерләп бетерү мөмкинлеге бар, диде министр.
“Техника комплексы 9-13 апрельдә кабул ителәчәк, - дип ачыклык кертте Марат Әхмәтов. – Киләсе видеоконференцияләрдә районнарның әзерлеге турында хисап булырга тиеш. Чәчү кампаниясенә кадәр айдан да азрак вакыт кала. Республика традиция буенча апрельнең икенче яртысында бөртеклеләрне чәчәргә керешәчәк”.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз