news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 200 баш сыеры булган хуҗалыклар арасында рейтинг нәтиҗәләре билгеле - исемлек

Рейтингта республиканың 241 хуҗалыгы катнашкан.

Татарстанда 200 баш сыеры булган хуҗалыклар арасында рейтинг нәтиҗәләре билгеле - исемлек
Салават Камалетдинов

(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда 200 баш сыеры булган хуҗалыклар арасында алдынгылык рейтингы төзелгән. Әлеге рейтингта республиканың 241 хуҗалыгы катнашкан. Бу хакта “Татар-информ”га ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелек бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов хәбәр итте.

“Әлеге рейтинг биш күрсәткечкә нигезләнеп төзелде. Беренчесе – 100 гектар авыл хуҗалыгы җиренә нисбәтле сөт җитештерү (ц), икенчесе – бер баш сыерга туры килгән сөт (кг), өченчесе – 100 баш сыерга туры килгән бозау (баш саны буенча), дүртенчесе – мөгезле эре терлекнең уртача тәүлеклек артымы (гр) һәм бишенчесе – беренче тапкыр орлыкландырылганда тананың яше. Шушы һәр күрсәткеч буенча ранжир ясап, рейтинг төзелде. Уртак суммадан иң аз күрсәткеч җыйган хуҗалык беренче урынга чыга”, – диде бүлек башлыгы.

Сирень Нигъмәтҗанов сүзләренчә, рейтингның беренче баскычында - Саба районының “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгы. Икенче урында - Кукмара районының “Урал” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, өченчедә – Кукмараның “Вахитов” җитештерү кооперативы, дүртенчедә - Әтнәнең “Шахтер”, бишенче урынны - Әтнәнең “Таң” Һәм Кукмараның “Восток” хуҗалыклары бүлешә, алтынчы урында - Мамадышның “Продпрограмма” хуҗалыгы. Кукмараның - “Рассвет” агрофирмасы, Әтнәнең - “Тукай”, Балтачның “Кызыл Юл” хуҗалыклары аннан соңгы урыннарда.

“Нигездә, Саба, Кукмара, Әтнә, Мамадыш, Балтач районы хуҗалыклары рейтингның алдынгы баскычында. 15 урынга кадәр лидерлыкны шул районнар бүлешә. Ә менә соңгы урында Әлмәтнең - “Ярыш” ҖЧҖ, Чирмешәннең - “Черемшанагроуслуги”, Яшел Үзәнең “Күгәй” җәмгыятьләре. Әлмәт районының “Чишмә” авыл хуҗалыгы кооперативы да рейтингның астагы баскычында”, - диде ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелек бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100