Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда 20 меңнән күбрәк кеше кызамыктан чирләүчеләр белән элемтәдә булган
Татарстанда кызамык йоктырган кешеләр белән аралашкан 20 723 кешене ачыклаганнар. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
Элегрәк агентлык быел Татарстанда 83 кешенең кызамык йоктырганлыгын хәбәр иткән иде.
Ведомство җитәкчесе урынбасары Роспотребнадзорның авырулар белән элемтәдә торучылар даирәсен максималь дәрәҗәдә киңәйтүен искәртте. Алар арасында авыру белән яшәүче гаилә әгъзалары гына түгел, ә барлык күршеләре, хезмәттәшләре һәм хәтта балаларның сыйныфташлары һәм төркемдәшләре дә бар. Бу кызамыкның бик йогышлы булганга күрә эшләнә. Авыру вентиляция юллары буенча таралырга мөмкин.
Прививкалары булмаган контактта булучыларга мәҗбүри вакцинация уздырырга кирәк, бу авырудан сакларга мөмкинлек бирәчәк.
«Авырулар белән элемтәдә булганнар арасыннан 2900 кешегә прививка ясатырга кирәк иде. Бүгенге көндә аларның 80 проценты эпидемия күрсәткечләре буенча вакцинация алган», - дип искәртте Любовь Авдонина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз