news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 83 кеше кызамык йоктырган

Татарстанда кызамык авыруын йоктыру очраклары теркәлүен дәвам итә. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Бүген республикада 83 кеше кызамык йоктырган, шуларның 39ы – балалар. Әлеге чирне эләктергән кешеләрнең 41е – чит ил гражданнары, аларның күбесе – 33 кеше – Таҗикстаннан килүчеләр», - дип искәртте санитар табиб.

Любовь Авдонина билгеләп үткәнчә, кызамык йоктыручыларның 67 проценты бу авыруга каршы прививка ясатмаган.

Искәртеп узабыз, узган атна башында кызамык авыруы таралу аркасында Чаллының шәхси балалар үзәге эшчәнлеген 40 тәүлеккә туктаттылар. Әлеге учреждениенең бер генә хезмәткәре дә һәм балаларның барысы да диярлек әлеге чиргә каршы прививка ясатмавы ачыкланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot