news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 10 район сөт җитештерү буенча “кара исемлек”тә

Узган ел сөтчелек тармагында нибары дүрт район артта калган.

Татарстанда 10 район сөт җитештерү буенча “кара исемлек”тә
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Республикада сөт җитештерү буенча артта сөйрәлүче районнар билгеле. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстанның авыл хуҗалыгы министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов хәбәр итте.

“Бүген кызганычка, шактый гына районнарда, сөт җитештерү узган елга караганда ким. Узган ел сөтне азрак җитештерә торган 4 кенә район бар иде. Быел болар 10ау, – ди министр урынбасары.

“Кара исемлек”тә Буа, Тукай, Апас, Чистай, Кайбыч, Минзәлә, Мөслим, Кама Тамагы, Менделеевск районнары.

“Әмма сөт бәясе төшүдән сөт саву күләмен һич кенә дә киметергә ярамый. Базарны бер югалттың икән, анда башка кеше килеп керә. Әйтик, сөтнең бәясе ким дигән сәбәп белән, үзеңнең урынны кешегә бирергә ярамый. Бүген сөт продукциясенең үзкыйммәте 13 сумнан башлап, 17-18 сумга кадәр җитә. Димәк, әле безнең сөтнең рентабельлеген 15-20 % ка җиткерергә мөмкинлек бар. Тешне кысып булса да эшләргә, түзәргә, бу кыенлыктан чыгарга кирәк”, – диде авыл хуҗалыгы министрының терлекчелек буенча урынбасары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100