news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан җыр һәм бию ансамбле татар этнографик биюләре өйрәнү остаханәсе тәкъдим итә

Биюләрне теләгән һәркем ансамбльнең социаль челтәрләрендәге сәхифәсеннән кереп өйрәнә ала.

Татарстан җыр һәм бию ансамбле татар этнографик биюләре өйрәнү остаханәсе тәкъдим итә
Солтан Исхаков

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле татар этнографик биюләрен өйрәнү буенча онлайн остаханә тәкъдим итә.

«Биюләрне халык өйрәнсен өчен остаханә эшләдек. Нинди хәрәкәтләр бар — барысы да видеоязмада аңлатыла. Язмалар You Tube, TikTok һ.б. сәхифәләребезгә 1 декабрьдә урнаштырылачак, диск буларак та чыга», — диде «Татар-информ»да матбугат очрашуында ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов.

Аның әйтүенчә, остаханәләрне дәүләт гранты хисабына эшләгәннәр. Алар татар һәм рус телендә шәрехләнеп бара.

«Авылларда концерт куеп йөргәндә балаларга бушлай остаханәләр уздырдык. Барлыгы сигез мастер-класс эшләдек. Барысы да сусап карап утыра. Без бөтенебез дә авылдан чыккан кешеләр. Шул балалар кайчан да булса безнең ансамбльгә килсә, мин бик бәхетле булыр идем», — ди Хәмитов.

Биюләрне Татарстанның халык артисты, баш балетмейстер Раилә Гарипова, халык артисты Равил Габдрахманов, балетмейстерлар Ләйсән Хәмитова, Айрат Хәмитов күрсәтә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100