news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле тамашачыларга Себер татарлары туен күрсәтәчәк

«Туй халыкка кызык, аны яңадан карыйсы килеп тора», — ди ансамбльнең баш хормейстеры Нияз Гәрәев.

Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле тамашачыларга Себер татарлары туен күрсәтәчәк
Солтан Ихсаков

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле Казан тамашачысына Себер татарларының туй үзенчәлекләрен чагылдырган программа тәкъдим итәчәк.

«15 ноябрьдә Камал театрында концерт куябыз. Халык соравы буенча, туй программасын күрсәтәчәкбез. Ул Казан һәм Себер татарларының үзенчәлекләрен кертеп төзелде. Тамашачы борынгы җырларны ишетә алачак. Ул җырларны хормейстерыбыз Нияз Гәрәев узган ел мәрхүм Венера Гәрәева белән туплаган иде», — диде «Татар-информ»да матбугат очрашуында ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов.

Аның әйтүенчә, программаны фольклор белгече Фәнзилә Җәүһәрованы белән бергә төзегәннәр. «Фәнзилә Хәкимовна Себер татарлары туеның гадәти булмавын әйтте. Костюм, җыр, хореография. Ул безгә Себер татарларының „Казаннарда атлар асрыйлар“ дигән җырын да табып бирде. Программада кыз елату йоласы, „Кечкенә Турцай“, „Казан көе“ кебек җырлар тәкъдим ителәчәк», — диде ул.

Ансамбльнең баш хормейстеры Нияз Гәрәев фикеренчә, туй программасы татар сәнгатен җыр-бию ягыннан тагын да баета. «Туй халыкка кызык, аны яңадан карыйсы килеп тора», — диде ул.

Айрат Хәмитов программаны яшьләргә дә кызык булырлык итеп эшләмәкче була. «Без тәкъдим иткән халык иҗаты „неформат“ булып санала, яшьләргә ул кызык түгел. Яшьләрне кызыксындырыр өчен, „мин — татар“ дигән генетик кодны уятырга кирәк. Киләсе елда ансамбльнең 85 еллык юбилее. Күрсәтер мирасыбыз бар. Яшьләр өчен программаны яңа идеяләр белән эшлисе килә», — ди ул.



Галерея: Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең 2021 елгы сезонына багышланган матбугат конференциясе
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100