news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Язучылар берлеге яшьләрне әдәбиятка тартуны киләсе елга бурыч итеп куйды

Язучылар Казанда әдәби елга йомгак ясады һәм 2019 елга бурычлар билгеләде.

Татарстан Язучылар берлеге яшьләрне әдәбиятка тартуны киләсе елга бурыч итеп куйды
Салават Камалетдинов

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Татарстан язучыларының әдәби ел йомгакларына багышланган җыелышы резолюциясендә “лаеклы әдәби алмаш тәрбияләү” бурычы куелды. “Әдәбиятка яшьләр кирәк, шуңа күрә безнең бөтен башкарган һәм планлаштырган эшләребез яшьләрне иҗатка тарту максатын тотарга тиеш”, - диде ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов “Татар-информ”га.

  • Әдәби елга йомгак ясалган җыелыш бүген Казанда ТР Язучылар берлегендә узды. Данил Салихов үзенең докладында үтеп барган елга нәтиҗәләр ясады. Актив язучылар һәм әдәбият галимнәре ТР Мәдәният министрлыгының “Мәдәният өлкәсендәге казанышлар өчен” билгесе һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнде. 

“Яшьләр заманча вазгыять һәм бүгенге дөнья турында безгә, өлкән буынга караганда, күбрәк белә. Алар әдәбият белән кызыксынса, иҗат итсә, милләтебез һәм мәдәниятебез замана белән бергә атлаячак”, - диде Данил Салихов.

Резолюциядә киләсе елда яшьләр өчен төрле семинарлар, тәҗрибәле әдипләр белән мастер-класслар үткәрергә, яшь каләм ияләренең күмәк җыентыкларын бастырып чыгару җаен табарга дигән бурычлар билгеләнгән. 

Данил Салихов яшь шагыйрьләр өчен халыкара форум оештырырга теләве турында да әйтте. Төрле илләрдән шагыйрьләрне Казанга чакырып, заманча поэзияне үстерү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашуның файдасы зур булачак, диде ул. 

Киләсе елда Язучылар берлеге Татарстан Яшьләр министрлыгы белән хезмәттәшлек урнаштырырга планлаштыра. “Яңа оешкан Яшьләр эшләре министрлыгы белән элемтәләрне ныгытырга кирәк. Яшь буынны тәрбияләүдә уртак эшләребез күп булырга тиеш”, - диде Язучылар берлеге рәисе.

  • Җыелышта ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Язучылар берлегенең әдәби премияләре лауреатлары бүләкләнде. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрь Рәниф Шәрипов быел Гаяз Исхакый исемендәге премия, язучы, шагыйрә, журналист Фирүзә Җамалетдинова иң яхшы проза әсәре өчен бирелә торган Фатих Хөсни исемендәге премия, шагыйрь һәм фән докторы, профессор Рифат Җамал Һади Такташ исемендәге әдәби премия, язучы, шагыйрә, филология фәннәре кандидаты Рифә Рахман әдәби тәнкыйть өлкәсендә казанышлар өчен бирелүче Җамал Вәлиди исемендәге премиягә лаек булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100