news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данил Салихов Казанда Тукайның “Туган тел” шигыренә һәйкәл куярга тәкъдим итте

Тукайның 1909 елда язылган әсәренә скульптур ансамбль куелса ул бөтен милләтләрнең дә туган теленә багышланачак, дип ниятләнелә.

Данил Салихов Казанда Тукайның “Туган тел” шигыренә һәйкәл куярга тәкъдим итте
Салават Камалетдинов

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Казанда татар шагыйре Габдулла Тукайның “Туган тел” шигыренә һәйкәл куярга тәкъдим итә. Әлеге тәкъдим бүген республика язучыларының Әдәби ел йомгакларына багышланган җыелыш резолюциясенә дә кертелде.

“Татарстанда без бөек шагыйребез Тукайның татар халкы гимнына әверелгән “Туган тел” шигыренә һәйкәл кую мәсьәләсен күтәргәнебез булды. Бу тәкъдим белән яңадан республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә планлаштырабыз”, - диде Данил Салихов “Татар-информ”га. Һәйкәл скульптур ансамбль итеп күзаллана.

Язучылар берлеге рәисе сүзләренчә, “Туган тел”гә һәйкәл татарлар өчен генә түгел, ә бөтен милләтләр өчен дә якын һәм кадерле булыр иде. “Татарстанда йөздән артык милләт вәкилләре яши. Һәр милләтнең үз туган теле бар. Туган телгә һәйкәл куелса, ул милли мәдәниятләрнең үзенчәлеген сакларга өндәп торачак. Аның янында төрле милләтләр үзләренең туган теленә дан җырлап, мәдәни чараларын үткәрә алачак”, - диде Данил Салихов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100