news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан язгы чәчү кампаниясенә 90 процент әзер

Республика аграрийлары язгы чәчүгә апрель ахырында керешәчәк.

(Казан, 27 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан аграрийлары язгы чәчү кампаниясенә 90 процент әзер. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстанның авыл хуҗалыгы министрының үсемлекчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов әйтте.

“Быел язгы чәчүгә әзерлек эшләре мораль яктан катлаулырак. Чөнки узган ел уңыш мул булды – 5 млн тоннадан артык икмәк, 3 млн тонна шикәр чөгендере җыеп алдык. Кайдадыр - ел ярым, кайдадыр ике елга җитәрлек азык күләме бар. Шул ук вакытта хуҗалыкларның финанс хәлләре дә мактанырлык түгел. Бу ашлыкның сатып алу бәясе белән беррәттән, терлекчелек продукциясенең хакы төшүгә дә бәйле”, – диде Илдус Габдрахманов.

Шулай булуга карамастан, бүген республика аграрийлары тулы куәтенә язгы чәчү кампаниясенә әзерләнә, дип билгеләп үтте урынбасар.

“Нинди генә ел килсә дә, республика апрель ахырында басу эшләренә чыга. Министрлык белгечләре биргән хисаплар буенча, бүген хуҗалыкар язгы кыр эшләренә 90 процент әзер. Быел да өченче декадада язгы кыр эшләренә керешербез дип уйлыйбыз”, – диде авыл хуҗалыгы министры урынбасары.

Исегезгә төшерик, “Татар-информ” алдарак, быел май һәм июнь айларының гадәттәгедән корырак килү куркынычы турында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100