news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан яшьләр эшләре министры итеп янә Дамир Фәттахов билгеләнде

Дамир Фәттахов республика министрлыгын ике елдан артык җитәкли.

Татарстан яшьләр эшләре министры итеп янә Дамир Фәттахов билгеләнде
Татар-информ архивы

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан яшьләр эшләре министры вазифасына янә Дамир Фәттахов билгеләнде. Бу хактагы боерыкны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.

«Фәттахов Дамир Илдус улын Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры итеп билгеләргә», диелгән документта.

Дамир Фәттахов республика министрлыгын 2018 елның июненнән бирле җитәкли.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, элегрәк Рөстәм Миңнеханов Татарстан министрларының бер өлешен билгеләгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot