news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Садыйков янә Татарстан сәламәтлек саклау министры вазифасына билгеләнде

Рөстәм Миңнеханов республика министрларын раслауны дәвам итә.

Марат Садыйков янә Татарстан сәламәтлек саклау министры вазифасына билгеләнде
Илнар Төхбәтов

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Марат Садыйков янә Татарстанның сәламәтлек саклау министры вазифасына билгеләнде. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тиешле указга кул куйды.

«Садыйков Марат Наил улын Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры итеп билгеләргә», – диелә документта.

Марат Садыйков республика министрлыгын ике елдан артык - 2018 елның февраленнән бирле җитәкли.

Республика министрларының бер өлешен Рөстәм Миңнеханов кичә раслады инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot