news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсур Һадиуллин мәгариф һәм фән министры итеп билгеләнде

Элеккеге фән һәм мәгариф министры Рафис Борһанов Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясе ректоры вәкаләтләрен башкаручы итеп билгеләнде.

Илсур Һадиуллин мәгариф һәм фән министры итеп билгеләнде
Салават Камалетдинов

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының яңа мәгариф һәм фән министры итеп Илсур Һадиуллин билгеләнде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хакта карарны имзалады.

«Һадиуллин Илсур Гәрәевичны Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры итеп билгеләргә», диелә документта.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, алдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Рафис Борһанов башка эшкә күчү сәбәпле, аны республика вице-премьеры — мәгариф һәм фән министры вазифасыннан азат итү турында боерык имзалаган иде.

Рафис Борһанов Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясе ректоры вәкаләтләрен башкаручы итеп билгеләнде. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова хәбәр итте, дип язган идек.

news_right_1
news_right_2
news_bot