news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Борһанов Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясе җитәкчесе итеп билгеләнде

Россия спорт министры Олег Матыцин Татарстанның элеккеге мәгариф һәм фән министрын академия ректоры вәкаләтләрен башкаручы итеп билгеләү турында боерык имзалады.

Борһанов Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясе җитәкчесе итеп билгеләнде

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Рафис Борһанов Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясе ректоры вәкаләтләрен башкаручы итеп билгеләнде. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова хәбәр итте.

«Россия спорт министры Олег Матыцин бүген Рафис Борһановны Идел буе академиясе ректоры вәкаләтләрен башкаручы итеп билгеләү турындагы боерыкны имзалады», — дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, алдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Рафис Борһанов башка эшкә күчү сәбәпле, аны республика вице-премьеры — мәгариф һәм фән министры вазифасыннан азат итү турында боерык имзалаган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100