news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан вице-премьеры Сайлау көне уңаеннан фикерләрен белдерде

Татарстан вице-премьеры Сайлау көне уңаеннан фикерләрен белдерде
Фото: «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә ФазлыеваБердәм тавыш бирү көне медиаүзәгендә чыгыш ясады һәм журналистларның сорауларына җавап бирде.

«Бүген үзенчәлекле көн. Бу – республикабызга, халкыбызга, бүгенге Татарстанның данын булдыручы барлык кешеләргә мәхәббәтен белдерү. Моннан тыш, бу узган бишьеллыкка йомгак ясау чоры һәм республика территориясендә яшәүче кешеләрнең хезмәте нәтиҗәсендә ирешелгән казанышларны барлау. Татарстанда бердәм тавыш бирү көнендә бай мәдәни программа планлаштырылган. Барлык районнарда да танылган артистлар катнашында концертлар булачак», – дип белдерде Татарстанның вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.

Шулай ук җитәкче бөтен ватандашларны гражданлык бурычларын үтәргә өндәде.

«Барыгызны да Сайлау участокларына килеп, Татарстанның киләчәк үсешенә өлеш кертергә чакырам. Сайлаулар – ул безнең ихтыярыбызны белдерү генә түгел, ә киләчәккә керткән өлешебез дә әле! Хәтерлим, минем балачакта сайлау – мөһим көн иде, безнең бөтен гаилә белән тавыш бирергә баруыбыз турында хәтта фикер алышынмады да. Бу көн, әти-әни миңа бүләк иткән зур тәрбияви мизгел булды», – диде спикер.

Сайлау көне уңаеннан Казандагы һәм муниципалитетларда урнашкан участокларда ярминкәләр, төрле кызыклы чаралар оештырылган. Районнарда һәм шәһәрләрдә концерт программалары көтелә.

Фоторепортаж: Солтан Исхаков
news_right_1
news_right_2
news_bot