news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан – уңыш күләме буенча Идел буе федераль округында беренче урында

Татарстан игенчеләре бер гектардан 26 центнер уңыш җыеп алган.

Татарстан – уңыш күләме буенча Идел буе федераль округында беренче урында
Султан Исхаков

(Казан, 18 сентябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан игенчеләре бер гектар мәйданнан 26 центнер икмәк суктырган. Уңыш күләме буенча, республика, Идел буе федераль округындагы 14 субъект арасында беренче урында бара. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Габдрахманов әйтте.

“Идел буе федераль округында 14 субъект бар. Шулар арасында, бер гектар мәйданнан иң зур уңыш алучы төбәк буларак, Татарстан беренче урында.

Республика басуларыннан бер гектар мәйданда 26 центнер ашлык суктырылды. Икенче урында - Пенза. Ул климатик яктан уңайрак саналса да, бер гектардан 25,3 центнер уңыш алды. Өченче баскычта – Мордовия (25,5 ц/га). Ут күршебез Оренбург игенчеләре бер гектардан 9 центнер тирәсе генә икмәк суктырды.
Әйтергә кирәк, быелгы һава шартларының кырыс булуы уңышка тискәре йогынты ясады. Июнь-июль айларында республика буенча 17 районда гадәттән тыш хәл режимы игълан иттек хәтта. Чөнки җирдә дым бөтенләй юк диярлек иде”, - диде урынбасар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100