news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан төзүчеләренә Лисичанск һәм Рубежноены торгызу өчен рәхмәт белдерделәр

Татарстан төзүчеләренә Лисичанск һәм Рубежноены торгызу өчен рәхмәт белдерделәр

Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин Татарстан җитәкчелегенә һәм төзүчеләрегә, махсус хәрби операция барышында шефлыкка алынган төбәкләрне торгызу эшләре өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта сүзләр аның ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы коллегиясендә яңгырады.

«Махсус программа кысаларында республика Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә социаль һәм инфраструктура объектларын торгызуда һәм яңартуда катнаша. Бу эш – илебез Президенты Владимир Путин куйган җитди бурыч, һәм ул катлаулы шартларда уңышлы үтәлә. Быел да Татарстан ягыннан шундый ук конструктив эшчәнлек булыр, дигән өметтә калам», – диде министр.

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин исә чыгышы вакытында ведомствоның республика шефлыгында булган яңа төбәкләрдәге эше турында тулырак сөйләде.

«Луганск Халык Республикасы шәһәрләрендә 13 социаль объект торгызылган һәм ремонтланган. Лисичанск якларында – хастаханә, 3 мәктәп, күпфункцияле үзәк, спорт һәм сәнгать мәктәбе, балалар бакчалары файдаланырлык булды. Рубежноеда шулай ук күпфункцияле үзәк, вакытлыча урнаштыру пункты, мәктәп һәм хастаханәнең азык-төлек блогы кулланышка яраклы хәлгә китерелде. Шулай ук, 2023 елдан башлап, әлеге шәһәрләр территорияләрендә Татарстан белгечләре көче белән 281 күпфатирлы йортта ремонт-торгызу эшләре башкарылган. Инженерлык челтәрләрендә авария хәлләрен булдырмау буенча 1000нән артык чара башкарылган, көн саен халыкка эчәрлек су китерелә», – дип белдерде Айзатуллин.

  • Узган ел Татарстанда якынча 3 мең объектны төзү, ремонтлау һәм төзекләндерү буенча 48 программа, аннары 7 илкүләм проект һәм 4 программа гамәлгә ашырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot