news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда торакны файдалануга тапшыру буенча тарихи рекорд куелган

Татарстанда торакны файдалануга тапшыру буенча тарихи рекорд куелган
Фото: «Татар-информ», Владимир Васильев

Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта узган Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Айзатуллин тармакның казанышлары һәм алга билгеләнгән бурычлар турында чыгыш ясады. Утырыш еллык коллегия форматында уздырылды.

«Былтыр 3 миллион 515 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу планлаштырылган күрсәткечләрдән шактый күбрәк эшләнгәнгә дәлил булып тора. Әлеге нәтиҗәгә, Россия Федерациясе Төзелеш министрлыгы белән килешү кысаларында, бары тик 2028 елда гына ирешү максат иде. Быел исә республикада 3,1 миллион квадрат метр торак тапшыру планлаштырыла», – дип билгеләп үтте министр.

Шулай ук Төзелеш тармагы үсешендә төзү өчен материалларны җитештерү дә мөһим фактор булып тора. Россиядә иң эре предприятиеләрнең берсе булган Татарстан предприятиеләре узган 52 миллиард сумлык товар җитештергән.

«Узган ел йомгаклары буенча Татарстанның тулай төбәк продуктында төзелеш комплексы өлеше 7 проценттан күбрәк санны тәшкил иткән итте. «Төзелеш» төре эшчәнлеге буенча эш күләме чагыштырма бәяләрдә 1 триллион сум чамасы булган. Чагыштыру өчен, 2019 ел нәтиҗәләре буенча, республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыра башлаганда, ул 364 миллиард сум булган», – диде Айзатуллин.

Министр сүзләренә караганда, Татарстанда торак-коммуналь комплексы өлкәсендә күрсәтелгән хезмәтләрнең оештыру күләме 4,5 процентка арткан. Ул 65 миллиард сумны тәшкил иткән.

  • Россиядә «Тормыш өчен инфраструктура» дигән илкүләм проект гамәлгә ашырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot