news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан табиблары июль һәм августта Путин түләүләрен алуны дәвам итәчәк

Россия Президенты Covid-19 инфекциясен йоктыручы авыруларны дәвалаган табибларга акчалата түләүне ике айга озайтты.

Татарстан табиблары июль һәм августта Путин түләүләрен алуны дәвам итәчәк
"Татар-информ" архивы

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Июль һәм августта Татарстан табиблары Covid-19 инфекциясен йоктырган авырулар белән эшләү өчен өстәмә түләүләр алуны дәвам итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков сөйләде.

«Сүз яңа түләүләр турында түгел, ә инде булган түләүләрне дәвам иттерү турында бара. Шуңа күрә монда барысы да билгеләнгән тәртип белән булачак, механизм үзгәрмәячәк», — диде ул.

Искәртеп үтик, Россия Президенты Владимир Путин Covid-19 белән көрәш дәвам итә дип белдергән иде. «Димәк, медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләүләрне июль һәм август айларына озайту турында карар кабул ителде», — дигән иде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100