news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Covid-19 белән көрәшүче медицина хезмәткәрләренә түләүләр августка кадәр озайтылды

Июль аенда 350 меңнән артык медицина хезмәткәре турыдан-туры федераль акчалата түләүләр алачак.

Covid-19 белән көрәшүче медицина хезмәткәрләренә түләүләр августка кадәр озайтылды
архив/Владимир Васильев

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Адилә Зыятдинова). Covid-19 йоктырган авырулар белән эшләүче медицина хезмәткәрләре июль һәм август айларында да акчалата түләүләр алачак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин ил халкына мөрәҗәгатендә хәбәр итте.

«Агымдагы айда, июнь аенда, турыдан-туры федераль түләүләрне генә дә 350 меңгә якын медицина хезмәткәре, шул исәптән 71 меңнән артык табиб алачак», — дип хәбәр итте ул.

Владимир Путин билгеләп үткәнчә, эпидемиягә каршы көрәш дәвам итә, хастаханәләрдә, ашыгыч ярдәм станцияләрендә дә шундый ук киеренке эш бара, шуңа күрә барлык түләүләрне июль һәм август айларына озайтырга дигән карар кабул ителгән.

«Шул ук вакытта стимуллаштыручы түләүләр һәм өстәмә түләүләр салымнардан азат ителеп кенә калмый, бу түләүләр отпусклар акчаларын исәпләгәндә дә исәпкә алыначак», — дип ачыклык кертте РФ Президенты.

Ул өстәмә түләүләр социаль учреждениеләр хезмәткәрләре, педагоглар, психологлар, медицина персоналы өчен дә каралган, дип өстәде. Алар өчен түләүләр 15 сентябрьгә кадәр озайтылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100