news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан синоптиклары урман янгыннары ихтималы турында кисәтә

Республика территориясендә штром кисәтүе игълан ителде.

Татарстан синоптиклары урман янгыннары ихтималы турында кисәтә
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 11 май, “Татар-информ”). 12 майдан 16 майга кадәр Татарстан территориясендә, шул исәптән Казанда урыны белән урман янгыннарының югары куркынычы (IV класслы) көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәгенең шторм кисәтүендә әйтелә.

15 майга кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим гамәлдә булачак. Чүп һәм үлән яндыру, шулай ук учакта ризык әзерләү тыелачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot