ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Татарстанда 33 градус эссе булачак

11 май 2019, 15:27 , Фото: архив

Татарстанда 33 градус эссе булачак Республикада яшенле яңгырлар һәм көчле җил булырга мөмкин.

(Казан, 11 май, “Татар-информ”). Иртәгә, 12 майда, Татарстанда 33 градус эссе булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада төнлә һәм иртән кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен булачак. 

Яшен вакытында көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге 15-20 метрга җитәргә мөмкин.

Төнлә республикада һава температурасы 13-18 градус булачак. Көндез термометр баганалары +28, +33 градуска кадәр күтәреләчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10