Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан синоптиклары буран, юеш кар һәм томан турында кисәтә
Республика юлларында урыны белән көчле бозлавык хасил була.
![Татарстан синоптиклары буран, юеш кар һәм томан турында кисәтә](https://tatar-inform.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2019/12/11/1b42d8cc98f408ee66820dbe4f86d664a8bd376b519f17d9fb387d0bfbb2.jpg)
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). 11 декабрьдә Татарстанда җылы һәм юеш һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Көндез һәм кичен яңадан явым – төшем көтелә. Бу юлы юеш кар явачак, шулай ук буран фаразлана. Аерым районнарда буран һәм бозлавык көтелә.. Көньяк-көнбатыштан талгын җил булачак.
Кичен һәм төнлә һава температурасы нульдән -5 градуска кадәр, көндез -2дән +2 градуска кадәр булачак. «Юлларда бозлавык, урыны белән көчле», - дип кисәтә метеорологлар.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, декабрьнең беренче декадасы Татарстанда аномаль җылы булды. Кышның беренче аеның икенче декадасында да республикада гадәттәгедән югарырак температуралар көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз