news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ профессоры: Атлантика циклоны Казанга аномаль җылылык алып килде

Декабрьнең икенче декадасы Татарстан башкаласында нормадан дүрт градуска җылырак булачак.

КФУ профессоры: Атлантика циклоны Казанга аномаль җылылык алып килде
архив/Рамиль Гали

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Декабрьнең беренче декадасы Татарстан башкаласында аномаль җылы һәм карсыз булды. Айның икенче декадасында температура нормадан дүрт градуска югарырак булачак. Бу хакта бүген «Татар-информ»га профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Бу атна аномаль җылы булды. Әмма 2008 елда шул ук вакытта температура 6 градуска кадәр күтәрелде, ә хәзер көндез 2 градус дәрәҗәсендә тотрыклы саклана (10 һәм 11 декабрьдә көндезен - Т-и иск). Хәзер Казанда тәүлеклек уртача температура -8 градус булырга тиеш, ә чынлыкта ул 2 градус җылы. Шулай итеп, аномалия якынча 10 градус тәшкил итә. Без Атлантика йогынтысында», - диде ул.

Переведенцев мәгълүматлары буенча, Россиянең бөтен территориясе шундый ук атмосфера йогынтысында. Шуңа күрә бөтен ил буенча шактый җылылык аномалиясе күзәтелә. Мәсәлән, Себердә мондый аномалия 18-20 градус тәшкил итә. Атлантик һава массалары Ерак Көнчыгышка кадәр җитә.

«Пәнҗешәмбе көнне температураның төшүе көтелә, әмма ул нормага якынлашачак кына. Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, бу атнада көчле кар булмаячак. “Казан-Университет” метеостанциясе мәгълүматлары буенча, бу айда температура нормасы -8,3 градус, ә явым — төшем 55 мм, ә “Казан — Терәк” метеостанциясе мәгълүматлары буенча, 9,3 градус һәм 58 мм» - дип хәбәр итте спикер.

Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, 12 декабрьдә көндез Казанда -5 градус, 13 һәм 14 декабрьдә көндез - 6 градус, ә 15 декабрьдә көндез -7 градус. Төнге сәгатьләрдә температура -9 градуска кадәр төшәчәк. Киләсе атна башында безгә янә җылы циклон киләчәк.

«Айның икенче декадасы нормадан дүрт градуска югарырак булачак. Тәүлеклек уртача температура -4 ... -5 градус була», — диде КФУ профессоры.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100