news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Республикасы көне уңаеннан бәйрәм концертында Jony һәм Клава Кока чыгыш ясады

Татарстан Республикасы көне уңаеннан бәйрәм концертында Jony һәм Клава Кока чыгыш ясады
Фото: Энҗе Габдуллина

Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәр көне уңаеннан «Казан» гаилә үзәге янында уздырылган зур концертта рус эстрадасы артистлары Клава Кока һәм Jony чыгыш ясады. Артистлар татарстанлыларны һәм шәһәр халкын бәйрәм белән котлады.

«Шәһәрне туган көне белән котлар өчен бу очрашуны бик көттем. Казанда һәрвакыт үзенчә җылы», - диде Клава Кока сәхнәдән.

«Мин сезнең янга күңелдә бик күп җылылык белән киләм. Бүген бергәләп Татарстанны һәм Казанны туган көне белән котлыйбыз», - диде Jony.

Бәйрәм концерты салют белән тәмамланачак. Казансу елгасы өстендә музыкаль салют атылачак. Музыкаль өлешне «Болгар» радиосының 91,5 fm дулкынында тыңлап була.

news_right_1
news_right_2
news_bot