news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Республика көненә багышланган концертка килүчеләрне Гүзәл Уразова котлады

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова «Казан» гаилә үзәге янында Республика көненә багышланган концертта халыкны бәйрәм белән котлады.

«Татарстан, туган көнең белән сине. Яратам үзеңне. Туры эфирдан дөнья буйлап таралган милләттәшләребез карый. Татарстаныбыз үзәге Казаннан күчтәнәч җибәрик әле», - диде җырчы һәм үзенең хит җырларын башкарды.

Гүзәл Уразова белән бергә Илдар Хәкимов та җырлады. Шулай ук концертта халык артистының кызы Эллари чыгыш ясады.

Концертта Клава Кока һәм Jony чыгышы көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot