news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка 67 яшь тулды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка 67 яшь тулды
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка 67 яшь тулды. Ул 2010 елдан бирле республика белән уңышлы җитәкчелек итә. Башта – төбәк Президенты, 2023 елдан – ТР Рәисе вазифасында.

Миңнеханов Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылында туган. Казан авыл хуҗалыгы институтын (хәзерге Казан дәүләт аграр университеты) һәм Совет сәүдәсе читтән торып уку институтын тәмамлаган, икътисад фәннәре докторы.

Татарстанның булачак җитәкчесе хезмәт эшчәнлеген 1978 елда Саба районы «Авыл хуҗалыгы техникасы» берләшмәсендә инженер-диагностик вазифасында башлый. 1985-1990 елларда Арча районында эшли. Район кулланучылар җәмгыятенең идарә рәисе, район Башкарма комитеты рәисе, район хакимияте башлыгы урынбасары вазифаларын башкара.

1993-1996 елларда Рөстәм Миңнеханов Биектау районы хакимиятен җитәкли. Аннары Татарстан финанс министры булып эшли. 1998-2010 елларда республика Премьер-министры вазифасын били.

ТР Рәисен беренчеләрдән булып Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Үз мөрәҗәгатендә ул Миңнехановка нык сәламәтлек, озын гомер, эшендә уңышлар теләде. «Татар-информ» агентлыгы редакциясе сәясәтченең сүзләренә кушыла һәм Рөстәм Миңнехановны туган көне белән тәбрик итә!

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100